«Иҗтимагый фикер» фонды уздырган сораштыруда катнашкан россиялеләрнең 75 процентка якыны Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен үткәрүне хуплаган.
Һәр яшь категориясендә сораштыруда катнашучыларның, шул исәптән 18-30 яшьтәгеләрнең күпчелеге җанисәптә катнашу – һәркемнең бурычы дип саный. Сораштыруда катнашучыларның 36 проценты сан алучыларны өйдә көтүне кулай күрә. Респондентларның 27 проценты әлеге процедураны интернетта үтү алар өчен уңайлы булуын, ә 9 проценты исәпкә алу участокларына баруларын әйткән. Тулаем алганда, респондентларның 46 проценты җанисәпне дистанцион рәвештә үткәрү яхшырак дип саный.