Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Анда катнашу уңаеннан Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров аңлатма бирде.
Җанисәптә катнашу нәтиҗәсендә без күп нәрсәне — кешеләр санын, нинди торакта яшәгәнне, никадәр яшьләр, пенсионерлар булуын беләбез, нәрсәгә омтылубызны ачыклыйбыз.
Җанисәптә күбрәк кеше катнашкан саен, безнең үсеш, ихтыяҗ һәм киләчәккә карашыбыз чагылыш таба. Кулланыла торган онлайн һәм оффлайн форматларны исәпкә алып, илдә һәм Идел буе федераль округында яшәүче һәркемнең Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләре бар, һәм моны эшләү бик мөһим дип саныйм», – дип билгеләп үтте Игорь Комаров.