Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр барачак. Язып йөрүчеләрне өйләренә кертергә теләмәгән кешеләр үзләре турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында терки ала, яисә сан алу участокларына мөрәҗәгать итә ала. Барлыгы 1185 халык саны участогы булдырылган. Алар күпфункцияле үзәкләрдә дә эшләячәк.
Халык санын алучылар йорт хуҗасын очрата алмаса, аңа җанисәптә катнашуның башка ысуллары турында белешмә калдырачаклар. Быел Россия тарихында беренче мәртәбә электрон рәвештә җанисәптә теркәлергә була.