2021 елның мөһим вакыйгасы җанисәп алу тәмамланды. Татарстанстат мәглүматларына караганда Татарстан җанисәптә катнашу ягыннан лидер төбәкләр исемегендә. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре кайчан әзер булачагын хәбәрчебез Алия Галиуллина белеште.
Бер ай эчендә 7000нән артык җан исәп алучы Татарстанның барлык почмакларын йөреп чыкты. Һәр катнашучыдан 33 сорауга җавап алды.
Халык санын алуда катнашу — ул Татарстанның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге. Әлеге мәгълүматлар милли проектлар, социаль программалар төзү өчен әһәмиятле. Халык саны турындагы тулы мәгълүмат кайсы районда күпме балалар бакчасы, хастаханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей, клуб, мәктәп төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итә.
Билгеле булганча, быелгы җанисәптә өч төрле юл белән катнашрга мөмкин иде. Эшне дөрес оештыру нәтиҗәләрнең дә югары булуына китерде дип исәпли Наталья Гатауллина.
Җанисәп алучылар барлык торак йортларда булды. Кеше өйдә булмаган очракта стационар сайлау участогы адресы, мөрәҗәгать итү өчен телефоннар язылган мәгълүмат калдырды.
Бу җанисәп алу тарихка беренче цифрлы халык санын алу булып кереп кала. Мөгаен, киләсе җанисәп алу вакытында 10 елдан соң без исәп алучыны ишек төбендә күрмәбез. Экспертлар ул цифрлы булачак дип исәпли. Беренче нәтиҗәләр апрель аенда, ә төгәл нәтиҗәләр 2022 ел ахырында билгеле булачак.
Алия Галиуллина, Эльвира Фәйзулина, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары