Бөтенроссия халык санын алуга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Аның төп этабы 15 октябрьдә башлана. Халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Сораштыруда катнашучыларга 33 сорау тәкъдим ителә. Халык санын алу берничә формада уза. Фатирда яки өйдә исәпкә алучының сорауларына җавап бирергә, якындагы исәпкә алу участогында яки дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә катнашырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша халык санын алуның үзенчәлекләре киләсе сюжетта.
Смартфоннар, планшетлар, компьютерлар бер ай дәвамында Россия халкы турында төп мәгълүмат чыганагы була. 15 октябрьдән алып, 8 ноябрьгә кадәр һәркем гаджет аша Бөтенроссия халык санын алуда мөстәкыйль — онлайн рәвештә катнаша ала.
Диана Дасаева стендап убрать
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә халык санын алу хезмәтен сайларга кирәк. Үзең өчен генә түгел, ә гаиләдәге барлык кешеләр өчен дә җаваплар тутырырга була.
СНХ Галина Шевердова Росстатның халык статистикасы һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары
Әгәр респондент исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыру ысулын сайлый икән, махсус тәкъдимнәрне кулланып була. Исәпкә алу кәгазендә навигатор бар. Кулланучы җавапларына карап, респондент тутырылырга тиешле сораулар гына тәкъдим ителә. Кертелгән җаваплар шунда ук контроль уза.
Электрон халык санын алуда катнашкан һәркем уникаль КУАР-код ала. Аны исәпкә алучыга күрсәтергә кирәк. Әлеге процедураны 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин.