Казанда балалар республика хастаханәсенең өченче дәвалау корпусы бинасында капиталь ремонтлау тәмамланды. Пандемия шартларында булса да , ремонт озакка сузылмый, бер ел эчендә тәмамланган. Югыйсә, эшләгән эш шактый. Бина тышкы яктан да өр-яңа кебек үзгәргән, ишегалдына асфальт та җәелгән.
Көтеп алынган корпус — бигрәк тә үзенчәлекле балалар өчен, аларны әле «фәрештәләр»дип тә атыйлар. Бу балаларны коткарып калу авыр, әмма калган гомерләрен җиңеләйтергә мөмкин.
Биредә үпкә өчен ясалма вентиляция аппараты да бар, әгәр ата-аналар баланы өйләренә алып кайтса, бу комплектны өйгә дә бирә алабыз.
Көндезге стационар 110 койка һәм көндезге 46 урын. Яңартылган корпуста ике педиатрия бүлеге эшли. Ярдәм сорап тар белгечләргә: аллергологларга, иммунологларга, гастроэнтерологларга һәм нефрологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина, Алмаз Хәкимов, Илдар Галяутдинов. Татарстан яңалыклары.