Балаларны Халыкара яклау көненә Казан хосписында ремонттан соң ике ашханә бүлмәсе ачылды. Аларны Казан аэропорты яңартты.
Казан хосписындагы ашханә бүлмәсе, аеруча үзенчәлекле урын. Биредә көндәлек мәшәкатьләр бер мизгелгә булса да онытылып тора.
Рузанна Жаворонкова һәм аның улы Владимир ашханәне яңартканчы да күргән булалар.
Ак-кызгылт-сары диварлар, җиһазлар, стенадагы самолетлар, боларның барысын да Казан аэропорты командасы сайлаган һәм тормышка ашырган. Алар хосписка 2014 елдан бирле булышалар. Ашханәләрне төзекләндерү эшен үз өстенә алганнар.
Икенче ашханә-хезмәткәрләр өчен. Монда хәзер ак һәм яшькелт төсләр өстенлек итә. Ул стрессны киметә.
Ике ашханәне дә рәсми рәвештә ачып, символик кызыл тасманы кистеләр һәм балалар өчен бәйрәм табыны оештырылды.
Анджела Вавилова фонды әлеге балаларның өстәлләрдә һәрвакыт тәм-томнар, ким дигәндә кәнфит булыр, дип вәгъдә итте.
Булат Шакиев, Ринат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.