Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенең яңа лауреатлары билгеле. Әлеге премия Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халы артисты Илдар Хәйруллинга, драматург һәм режиссер Салават Юзеевка һәм «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Ярковага бирелде.Тантана Камал театрында узды. Шул ук театрда бу көннәрдә “Сәфәр” спектакленең премьерасы күрсәтелде. Пьеса авторы — Альберт Шакиров. Режиссеры — Рамил Гәрәев, сәнгать җитәкчесе — Фәрит Бикчәнтәев.
Ике туганның берсе документлар буенча үзен башкорт дип билгели, икенчесе татар булуын әйтә. Бу хәтта берсе Казанда, икенчесе Уфада яшәүче туганнар арасында низаг чыгуга да сәбәп була. Шунысы үзенчәлекле, әсәр чынбарлыктан алып язылган. Бер генә персонаж да уйлап чыгарылмаган. Хисләр лирик ирониягә, пародиягә корылган тамаша күп нәрсәне аңларга, геройлар белән бергә, алар өчен борчылып, шик һәм ачышлар белән тулы юлны үтәргә ярдәм итә. Ә туганарны кан тарта, геннар якынайта, берләштерә. Спектакльнең ике туганның дәшми генә кочаклашып тәмамлануы да бик табигый.