Татар җәмәгатьчелеге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров каберенә һәм ул яшәгән йорттагы элмә такта янына чәчәкләр салды.
Мәшһүр җырчының истәлеген мәңгеләштерүдә күп эшләнде. Яңа концерт залына Илһам Шакиров исеме бирелде. Ул яшәгән йортка элмә такта куелды, бер проспектка исеме бирелде. Алга таба һәйкәл мәсьәләсе дә кузгатыла. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин мәшһүр җырчы һәйкәлен филармония бакчасында салынырга тиеш дип саный.