Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышы 20 августта була. Республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Гадәттә җәйге тәнәфестән соң, бероенче утырыш сентябрьдә уза иде. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә, бу җыелган сорауларны, шул исәптән закон проектларын да, республика Президентын сайлауга кадәр карау теләгенә бәйле. Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелде.
Исегезгә төшерәм, 13 сентябрьгә – бердәм тавыш бирү көне, 18 сентябрьгә инаугурация билгеләнгән, ә 24 сентябрьдә Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясавы көтелә.
Шулай ук Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты утырышы узды. Федераль ярдәм чаралары белән кече һәм урта бизнесның 30 проценты өчен салым түләү вакыты озайтылды,
Ике миллиард ярым сумнан артык суммага субсидияләр түләнгән. Мөлкәтне арендалау вакыты кичектерелгән. Бизнесменнарга ярты миллиард сумнан артык суммага микрозаймнар бирелгән. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар 5 мәсьәлә буенча фикер алышты. Казанның Совет, шулай ук Түбән Кама һәм Буа районнарында Татарстанның җәмәгать судьяларына кандидатларны расладылар. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайлауга Сәрия Сабурская кандидатурасын хупладылар.