Әлеге Карар Парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, депутатлар 15 мәсьәлә карарга планлаштыра, шул исәптән дүртесе Татарстан Республикасы , ә тугызы федераль закон проекты. Шулай ук Президиум утырышында 2023 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планы расланды.