Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле Татарстаннан даими гуманитар ярдәм оештырыла. Дәүләт дәрәҗәсендә дә, аерым кешеләр дә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм кулы суза. 30 ел хәйриячелек белән шөгыльләнгән «Наз» фонды да башкалага сәяхәт оештырган.
Автобус тулы балаларны «На»з хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова каршы алды. Кайбыч районы дүртенчесе. Моңа кадәр океанариумда республиканың тагын өч район балалары булып киткән. Чакыру алуга юлга кузгалдык ди балаларны озата килгән Розалия Садриева.
Сәяхәткә килгән балаларның әле берсенең дә океанариум күргәне булмаган. Шуңа да Раил, өйдә әнисенә күрсәтергә дип су хайваннарын фотога төшерә. Кайбыч районының Иске Тәбрит авылында яшәүче Ленаның сәяхәттән алган шатлыгы икеләтә артты. Әлеге материалны әзерләгән арада әтисе Василий Шярбятов хәрби операциядән ялга кайтты.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.