Кардиохирургия табиблары беренче тапкыр иң зур тамыр — аортаны күчереп утыртты. Катлаулы операия барышы турында тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
8 сәгатькә сузылган катлаулы операция тәмам. Олег Андреев Түбән Камадан Казан хастаханәсенә сулыш алу авырау сәбәпле китерелә. Аның үпкә эшчәнлеге бозылып , сыеклык тулган була. Табиблар йөрәк клапаннары зарарлануын ачыклый һәм, эндокардит диагнозы куя.
Иң зур кан тамырының бер өлеше донор протезга алыштырыла. Мондый төр операцияләр бик сирәк медицина үзәкләрендә генә үткәрелә
Авырый башлагач та Олег Андреев 40 килограммга ябыккан. Әмма яңадан туган кеше өчен бу зур югалту түгел.
Мөршидә Җиһан. Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары.