Татарстанда XXV балалар, үсмерләр, яшьләр өчен тәгаенләнгән «Алтын каләм» матбугат фестивалендә катнашырга гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 20 июлгә кадәр кабул ителә. Иҗади ярышта 10 яшьтән 20 гә кадәр булган яшь журналистлар көчләрен сынап карый ала.
Төп приз — журналист һөнәре алу өчен уку йортына юллама булачак.