Казанда «Алтын Каләм — Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. Гран-прига Биектау районыннан Анастасия Миронова һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов ия булды.
Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына КФУда «журналистика» белгечлеге буенча укыячак.