Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үз эшен башлап җибәрде. Тулырак мәгълүмат киләсе видеоязмада.
27 ел дәвамында фестиваль яшь журналистларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләььььььһөнәри юнәлеш бирү эше, мәгълүмат кырын үстерү процессына иң сәләтлеләрен җәлеп итү өстендә эшли. Бу ел да искәрмә түгел.
Белем алу һәм медиа өлкәсе белгечләре белән эшләү, газета, подкаст, телетапшыру, шәхси яисә коммерциячел блог булдыру – фестиваль катнашучыларына әнә шундый мөмкинлек бирелә. Тик 5 көн эчендә медиа дөньясына тулысынча чумып булмый, бу сүзләрне Леонид Григорьевич та ассызыклады.
Бу фестиваль күп кенә яшьләргә журналист булуга мөмкинлекләр тудыра. Елдан ел балалар Алтын Каләмне көтеп ала һәм таныш йөзләрне күргәч шатланып кочаклашалар һәм узган елны искә алалар.
Гадәттәгечә, фестивальнең төп җиңүчеләре – Гран-при ияләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары исәбеннән белем алу мөмкинлегенә ия була.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ленар Хабибуллин.