Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның Татарстанда үрнәк оештырылуы билгеләп үтелде. “Бердәм Россия” партиясенең 20 еллыгына багышланган чаралар да уңышлы узды. Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт -Милосердие” хатын-кыз депутатлар төркеменең яңа җитәкчесе, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан радиосының “Депутат каналы” тапшыруы турыдан-туры эфирында шулар һәм киләчәк бурычлар хакында сөйләде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.