Бу атнада мәктәп укучылары каникулда. Ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрсен өчен мәктәп –гимназияләр каршында да лагерьлар эшли башлады. Мәгариф һәм фән, яшьләр министрлылары укучылар очен төрле кызыклы чаралар оештыра. Шундый уңышлы проектларның берсе татар балалар лидер мәктәбе. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган катнашучыларның нәрсәгә өйрәнгәнен Алия Галиуллина күреп кайтты.
Татар балалар лидер мәктәбендә сәләтен камилләштеререргә теләүчеләр көтеп ала. Араларында 3-4 ел рәттән катнашучылар бар. Әмма ел саен программаны үзгәртәбез, төрләнедәрәбез ди оештыручылар.
Делегатлар өчен атна дәвамында төрле лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырыла. Киләчәктә балаларның проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтелә.
Чараның максатлары: яшьләр оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.
Алия Галиуллина, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.