Алинә Гәрәева 2021 нче елда Мисс фотогеничность юнәлешендә җиңү яулаган.
Алинә Гараева татар халкының милли киемнәрен бөтен Камбоджага таныткан. Miss Planet International бәйгесе бер атнага якын дәвам итә, шул арада катнашучылар үз-ара уртак тел табырга өлгергән. Бәйгенең төп темасы- экология, шул уңайдан катнашучылар агачлар утрыткан. Алинә Гараева хайваннарны һәм урманны саклау буенча уңышлы гына проект яклаган.