Казанда «Татарстандагы 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Инде икенче ел рәттән конкурста катнашучылар саны да арта.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышын Президент Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүләкләү тантанасы Корстон үзәгендә узды. Җиңүчеләрне, номинацияләргә карап, 25 меңнән алып ике йөз егерме мең сумга кадәр дипломнар һәм акчалар белән бүләкләделәр.