Россиядә юлларны үз предприятиеләре һәм чималлары ярдәмендә төзи башладылар. Алексеевск районында заводлар җитештерү буенча завод эшли. Мондый җайланмалар һәм махсус катнашмалар яңа трассаларны төзү һәм булганнарын ремонтлау өчен юлчыларга кирәк. Эш Алексеевск предприятиесенең барлык цехларында да кайный. Мондый лазер 16 миллиметр калынлыгындагы тимерне кисәргә сәләтле, метал бөкләүче гидравлика үзен яхшы күрсәтте. Заманча җиһазларда яшь белгечләр эшли. Комплект запас частьләреннән тыш, монда асфальт-бетон заводлары, һәм шулай ук юллар төзү өчен җир катламын эшкәртүче җайланмалар да җитештерәләр.