Александр Шадриков КФУ студентларына «Экология» илкүләм проекты турында сөйләде
ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты студентларына Татарстанда «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру, шулай ук Министрлык эше турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.
Лекция барышында студентлар министрга республикадагы экологик хәл, практика һәм эшкә урнаштыру турында сораулар бирделәр. Александр Шадриков министр белгечләре укучыларга һөнәри әзерлектә ярдәм итәргә әзер, дип белдерде.
Очрашу ахырында Александр Шадриков студентларны 11 сентябрьдә узачак Изумрудное күле территориясендә өмәдә катнашырга чакырды.