Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие, генерал-полковник Александр Лапинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады. Указга Владимир Путин кул куйды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Александр Лапин абруйлы хәрби җитәкче, хәрби эшнең тәҗрибәле профессионалы. «Ватан өчен катлаулы сәгатьтә Сез үзегезнең ватанпәрвәрлегегезне, Ватанны саклаучыларның намуслы омтылышын, шәхси батырлыгыгызны тагын бер кат расладыгыз, аерым дәүләт бурычын хәл итүгә һәм илебез иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керттегез», — диелә котлау телеграммасында.