Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 54 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Президент Федераль хөкүмәт ярдәме белән республика программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуын, зур бәйрәмнәр алдыннан алдынгыларга, ветераннарга бүләкләр тапшыруның күркәм традициягә әйләнүен искәртте.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ТАССРның 100 еллыгы медальләре тапшырылды. Ковид йогышына каршы нәтиҗәле эшләүче медицина хезмәткәрләре Россия Президентының мактау грамоталарына лаек булды.
Камал театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены, Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинга «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды. Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары вокалисты Бәширә Насыйровага Татарстанның халык артисты исеме бирелде, ә Резидә Шәрәфиева Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты