Аларның хезмәте бик авыр, шул ук вакытта бик кирәкле һәм мактаулы да. Нәкъ менә алар – ак халатлы фәрештәләр кешеләр сәламәтлеге сагында тора, авыр чакта ярдәмгә ашыга. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 28 апрельне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең, һөнәри бәйрәме көне итеп билгеләде. Медицина хезмәткәрләренең хәзерге катлаулы эпидемиологик шартларда вакытлары бик тыгыз. Кайберләре көн саен үз гаиләләрен дә күрмичә, Гиппократ антына тугрылык саклап, кешеләр сәламәтлеге сагында, йогышлы авырулар таралуга каршы уяу торалар.
Ашыгыч ярдәм диспетчердан башлана. Тәүлек буе бирегә 1000нән артык кеше шалтырата.тиз арада Пациентның адресын, яшен дөрес язарга һәм буш булган бригаданы табарга кирәк.
Адрес алынгач, ике фельдшер һәм машина йөртүче составындагы ашыгыч ярдәм бригадасы юлга чыга. Ашыгыч ярдәм машинасы югары тизлек белән йөри. авария хәлен тудырмый барлык светофорлар һәм тар ишегаллары буегнча йөорү, бу үзе бер осталык.
Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга оператив һәм сыйфатлы эш өчен 28 яңа ашыгыч ярдәм автомобиле бүлеп бирде. Гомумән автопарк янартылып тора. Бу исә эшлэу өчен уңай шартлар дигән сүз. Шулай да хезмәтеңне яратмасан бернинди шартлар да биредә тотып тора алмый.
Берничә минуттан соң тагын чакыруга барасы. Тик табиблар зарланмый. Алар өчен гипократ анты һәм кешеләр сәламәтлеге иң мөһиме.