Өйле дә, гаиләле дә булды. Алабугада яшәүче Анна КараКулова картаймыш көнендә ялгыз кала. Ярый әле киң күңелле, мәрхәмәтле күршеләре аңа ярдәм кулы суза, үз өйләренә яшәргә чакыра. Шул рәвешчә Гараниннар «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә » проектында катнаша. Республикада 2017 елдан башланган әлеге проект ничек тормышка ашырыла? Бу хакта киләсе язмада.
84 яшендә Анна Каракулова янә гаиләле булды. 9 ел элек аның кызы Татьянаны әнисенә ярдәм итүен сорый. Үзе Германиядә яшәү сәбәпле еш кайта алмый. Шул көннән Анна әби янына авылдашы килеп хәлләрен белешә, ашата башлый.
Авылдашлар инде күптән уртак тел тапкан. Өч ел эчендә дә туганнашып та беткән. Барысы да бергә. Кичләрен дә сөйләшер сүзләр күп. Анна Филлиповнаның тормыш тәҗрибәсе зур.
Быел Татьяна Гаранина «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектында катнашты. Бу проект республикада инде 5 ел тормышка ашырыла. Өлкән кешеләр гаиләле була, ә караучыларга дәүләт акча түли. Мурзиха авылында 30дан артык ялгыз кеше яши.
Гаиләле булырга теләгән өлкән яшьтәге Алабугалылыр халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Ышаныч» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Чулпан Әмири, Әлфинә Хуҗина, Алексей Касыймов , Татарстан яңалыклары.