Алабугада октябрь революциясе юлбашчысы Владимир Ильич Ленин һәйкәлен ремонтлауга керешкәннәр. Һәйкәл танылган тарихи шәхес исемен йөрткән мәйданда түгел, ә Россия почтасы бүлеге каршындагы территориядә калкып чыгачак.
Постаментта юлбашчыга бронза һәйкәл 1925 елда -Ленин вафатыннан соң бер елдан соң куела. Ул илдә пролетар юлбашчысының беренче бюстларыннан берсе булган. Авторы-сынчы-монументалист Меркуров. Ә менә Мәскәүдәге Кремль диварларын кабатлаучы декоратив диварны 2004 елда төзегәннәр. Хәзер аны реставрацияләүгә керешкәннәр.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Исмәгыйлев: «Һәйкәл бик ташландык хәлгә төшкән иде. Подрядчы баскычларны сүтте, чистартты. Һәйкәл тарихи мирас обьектына керә. Постаменттагы төсләрне механик ысул белән юадыртачаклар, ул яңа төсмер алачак».
Монда инде табличканы салдырганнар, подрядчы аны махсус материал белән эшкәртә, шулай ук бюстның үзен дә чистартачаклар. Бюст ныгытып беркетелгән, аны сүтмәячәкләр. Стенаны да төзекләндерәчәкләр.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Исмәгыйлев: «Стенаны күрәсез, ул җимерек хәлдә. Подрядчы аны да торгызачак.»
Һәйкәлне төзекләндерүгә нефтьчеләр 300 мең сум акча биргән. Эшләр бу җәйдә төгәлләнергә тиеш.
Максим Бигашев, Айрат Шәйгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.