Алабуга халкы өчен көтеп алынган вакыйга. Шәһәрдә, ниһаять, автостанция эшли башлады. Элек шәһәр халкына автобусларны М 7 трассасында көтәргә туры килде. Пассажирларга нинди уңайлыклар артты? Бу хакта киләсе репортажда.
Берничә ел көткәннән соң, яңа автостанциядән беренче автобус Чаллыга юл тотты. Алабуга халкына элек трассада транспорт көтеп торырга туры килгән.
2018 елга кадәр биредә иске автостанция эшләгән. Аны тотуга акча җитмәгәнлектән, ябарга мәҗбүр булганнар. Дүрт ел көткәннән соң, муниципалитет Чапаев урамындагы бинаны сатып алган.
Яңа автостанциядән шәһәрара, районара һәм транзит рейслары йөри. Көтү залында уңайлыклар тудырылган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗлары да исәпкә алынган. Пандус урнаштырылган, заманча санитария узелы көйләнгән. Бераздан ана һәм бала бүлмәсен җиһазларга вәгъдә итәләр. Видеокүзәтү һәм сак сигнализациясе системалары куела.
Яңа объектка машина йөртүчеләр дә шат.
Пассажирлар онлайн режимындагы графикны киләчәктә сайт аша күзәтә ала, ул тиздән барлыкка килә. Ә әлегә касса янында мәгълүмат таблосы булыша. Автостанция ял көннәрсез эшли.
Татарстан яңалыклары, Алабуга.