Алабугада «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча күп эшләнә. Урманнарны яңартуга, яшь үсентеләр утыртуга зур игьтибар бирелә.
Соңгы ике елда Алабуга урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 190 меңгә якын агач утырткан. Эш «Экология» илкүләм проекты буенча барыла. Әлеге проект ике ел элек старт алды һәм 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.
Алабуга урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, нигездә, чыршылар утырта. Кечкенә үсентеләр җирле питомниктан алына. Ни өчен нәкъ менә шушы агачларны утырталар соң? Чөнки пошилар чәнечкеле агачларны кимерә алмый. Ә менә нарат кайрыларын теләп кимерәләр. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре карагай агачын да утырталар.
Алабуга урманчылыгы инженеры Оксана Смирнов: «Алабуга районында 19 елда 15 гектарда яшь үсентеләр утыртылды. Моңа 153 мең сум акча тотылды. Ә быел 31 гектарда 600 мең сумлык эш башкарылды. Шулай ук 160 килограмм имән чикләвеге дә җыелды. Киләсе елга да планнар зурдан. 21 гектарда агач утыртырга ниятлибез.»
«Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру барышында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 190 меңгә якын агач утырткан. Ә киләсе елда тагын 84 мең үсенте утырту планлаштырыла.Урман культураларыу, нигездә, Морт участок урманчылыгында утыртыла, эшләр авыл җирлеге территориясендә һәм Вятка елгасына кадәр алып барыла. Федераль программа 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Бу вакыт эчендә киселгән урманнарны тулысынча торгызу бурычы куела.
Алабуга урманчылыгы инженеры Оксана Смирнов: «Безнең төбәктә бер гасырлык наратлар күп. Кәүсәләренен диаметры 50 сантиметрга кадәр җиткән агачлар бар. Нарат бик озак үсә, аларны саклап калу да җиңел түгел. Пошилар кайрыларын кимереп корыйлар, эссе көннәр дә үсентеләргә начар йогынты ясый. Бу елларда утырткан үсентеләрне карап үстерү өчен күп тырышырга туры киләчәк.»
Илкүләм проект бик мөһим, ул зур урман мәйданнарын кабат яңарту мөмкинлеген бирә.
Гөлназ Гайни, Татарстан яңалыклары, Алабуга.