Алабугада татар теленә өйрәтү курслары ачылды. Ул әлифба китабы белән танышудан башланды. Дәресләрне Казан федераль университетының Алабуга институты укытучылары алып бара. Курсларга 270 кеше язылган, һәр төркемдә 15 кеше шөгыльләнә. Укулар 3 айга исәпләнгән. Оештыручыларның әйтүләренчә, курсларга әлегә кадәр язылырга мөмкин. Аны тәмамлаучылар ахырдан имтихан тапшыра, телне белү дәрәҗәсен күрсәткән сертификатлар бирелә.