Казан ИТ-паркында балалар ИТ-паркы мәйданчыгы ачылды. Биредә балалар киләчәк технологиясен-робот техникасын өйрәнә. Шулай ук «Робосабантуй» фестивале дә узды. Катнашучылар нинди проектлар тәкъдим итте? Хәбәрчебез кызыксынды.
Сәләтле балалар. Казан ИТ-паркында балалар ИТ-паркының сынау мәйданчыгын ачу тантанасы. Балалар төрле юнәлешләрдә: робот техникасы, программалаштыру, цифрлы медиа, эшмәкәрлек буенча шөгыльләнә. «Робосабантуй» Идел буе балалар робот техникасы фестивале дә узды.
4 яшьтән алып ике йөздән артык катнашучы. 8 төрле номинация. «Робосабантуй» — Россиядә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар катнаша торган бердәнбер чара. Роботлар футболы, Роботлар көрәше, иҗади проектлар. Катнашучыларның эшләре актуаль проблемаларга багышланган.
Балалар кечкенә туганнарыбыз турында да кайгыртканнар. «Җимлек» проекты кошларга шәһәр тирәлегенә җайлашырга ярдәм итә.
Фестивальне оештыручылар фестивальнең Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгуын тели. Казанга «Робосабантуй» га илнең төрле почмакларыннан катнашучылар килде. Татарстан балалары арасында робот техникасы белән кызыксыну арта. Нәтиҗәләре дә сөендерә.
Балалар ИТ-паркы тагын ярты елдан соң, элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы урнашкан бинага күчә. Урыннар да, белем бирү юнәлешләре дә күбрәк булыр дип көтелә.
Ия Кислицына, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.