Актаныш районында фән олимпиадалары тәмамлангач, Яңа ел бәйрәме алдыннан җиңүчеләрне һәм остазларны тәбрикләделәр. Уку елы ахырында республикакүләм олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән мәктәпләргә 500 мең сумлык акчалата бүләк тапшырыла.
Быел олимпиадаларның муниципаль этабында Актаныш мәктәпләреннән 5678 укучы катнашкан. Татар теле, математика, физкультура, рус теле, тормыш иминлеге нигезләре, инглиз теленнән катнашучылар аеруча күп булган. Кызлар малайларга караганда белемгә күбрәк омтыла.
Раниза Шакирова мәгариф идарәсе җитәкчесе
Актаныш районында олимипиада җиңүчеләрен котлау тантаналары башкаларга үрнәк булып тора. Төрле форматта хезмәттәшлек ныгый.
Гөлнара Исламова Республика олимпиада үзәге директоры
Фәннур Хамматов республика Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары
Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүдә Казан Федераль университеты да лаеклы өлеш кертә. Биология, технология, тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән җиңү яулаган укучыларны һәм остазларны университетның Алабуга институты ректоры Елена Мерзон котлап, үз бүләкләрен тапшырды.
Район мәктәпләре арасында Актаныштагы икенче урта мәктәп коллективы беренче урынны яулады. Икенче урында — Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, өченче урында — беренче Актаныш урта мәктәбе. Байсар, Яңа Әлем, Мари Суыксуы, Пучы, Татар Суыксуы, Киров мәктәпләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен алды.
Энгель Фәттахов Актаныш районы башлыгы
Бәйрәмне балалар сәнгать коллективлары чыгышлары бизәде. Актанышлар киләчәктә җыр-биюдә генә түгел, фән күгендә дә үз йолдызларын кабызыр әле.