Актанышта республикадагы дүртенче күп телле “Адымнар” мәктәбе ачылды. Ул 462 укучыга исәпләнгән. Бишенче-унберенче сыйныф укучылары гарәп һәм төрек телләрен үзләштерә ала. Мәктәпне ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев катнашты. Алар технология техникумында студентларның яңа проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән таныштылар, интернат-гимназияне карадылар.
Республика җитәкчеләре традицион август киңәшмәсендә дә катнашты. Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ярты ел эчендә 12 мең укытучыга ноутбук бирергә ышандырды. Мәгараиф өлкәсендә Актаныш районының уңышлары билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе