Актанышта Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. «Милләт җыены»нда кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” һәм аны тормышка ашыру юллары турында фикер алыштылар. Бу җәһәттән Актаныш районы тәҗрибәсе үрнәк итеп китерелде.
Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге стратегиянең милләт язмышындагы әһәмиятен бәяләде. Татар оешмалары җитәкчеләренең шушы документка таянып эшчәнлек алып бару мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев
Башкортостаннан килгән кардәшләребез Актаныштагы милли мохит белән таныштылар, Дәүләт статусында эшләүче күпьеллык тарихы булган “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең Сөн буе татарлары хореографик композициясен карадылар. Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында булып, уку йорты эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын гимназиядә укыту, «Бүләк»лагеренда җәйге ялларын оештыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Актаныштагы милли мохитны кунаклар югары бәяләде.
Башкортостанның Благовар районы Фәнирә Ибраһимова
Башкортостандагы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова
Кунаклар гимназиядәге легендар җырчы Әлфия Авзалова музеен да яратып карадылар.
Фәнис Мөхәммәтов, Ләйсән Газизова, Татарстан яңалыклары.