Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгенең муниципаль этабы узды.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан- безнең репортаж.
Конкурста 30 мәктәптән 72 педагог катнашты. Алар ай дәвамында 55 ачык дәрес, 17 осталык дәресе күрсәттеләр, 12 тәрбия проектын тәкъдим иттеләр. Актаныш технология техникумы базасында муниципаль этапка йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов: “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә 30 укытучы осталыгын күрсәтте. Ун мөгаллим лауреат булып танылды. “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә Актаныштагы беренче мәктәп укытучысы Ленара Галиева җиңеп чыкты. Икенче урында сәләтле балалар өчен гумантар гимназия-интернаты укытучысы Изалия Хәлимова, ә өченчедә Пучы урта мәктәбе укытучысы Айзирә Акмалова. Алдынгы урынга чыккан тәрбиячеләр һәм сыйныф җитәкчеләре тиздән конкурсның республика этабында катнаша. Барысына да уңышлар теләделәр.”