Шушы көннәрдә Актаныш районында озак көтелгән зур чара- футбол манежы ачылды. Әлеге объект Ватан исемен йөртә, һәм Республикада гамәлдә булган «Футбол манежларын һәм спорт мәйданчыкларын төзү» программасы кысаларында сафка бастыралган. Ә барлыгы быел репбуликда 4 шундый ябык футбол манеңы төзелде. Ә программа эшли башлаганнан бирле 12 объект сафка бастырылды.
Футбол спортын үз итүчеләр өчен зур бүләк булган әлеге футбол манежы ачылышын спортчылар көтеп алды. Инде берничә ел әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче Адель Салихҗанов та ачылышка зур дулкынлану хисләре белән килгән. Дуслары белән бергә алар да тарихи мизгелләрнең шахиты.
Әлеге объектны төзү өчен 108 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Республика җитәкчелегенең актанышка биргән зур бүләге бу. Моны үз чыгышында район башлыгы Ленар Зарипов билгеләп узды. Объектны кыска вакыт эчендә төзегәннәр.
Төзүчеләрдән ачкычны иман футбол командасының иң кечкенә уенчысы кабул итеп алды. Футбол тренерлары үзләренә тудырылган мондый уңайлыклар өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Манеж белән танышып чыкканнан соң, анда узасы тәүге уенга район башлыгы старт бирде.
Алия Галиуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан республикасы, Актаныш районы.