“Алтынчәч” балалар бакчасында менә 3 елдан артык инде шушы юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениясен тәмамлаган балалар шахмат бөенча югары нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Уңышка ирешүнең сере нидә? Сорауга ачыклык алдагы язмада.
Кечкенә булсалар да шахмат уйнау тәртипләрен яхшы белә бакча нәниләре. Аида Хәйдәрова да шуларның берсе. “Алтынчәч” балалар бакчасында менә берничә ай инде шахмат белән шөгыльләнә.
Балаларны шахмат серлеренә төшендерү, шул рәвешле аларның интеллектуаль белем дәрәҗәсен тәрбияләү максатыннан менә берничә ел инде алтынчәч балалар бакчасында шахмат түгәрәкләре оештырыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерле төркемнәре балалары анда теләп шөгыльләнә.
Кечкенәдән ук башка сеңдерелгән шөгылҗ матур нәтиҗәләр дә күрсәстә. Шахмат белән шөгыльләнгән балалар бакчаны тәмамлагач та әлеге спорт төреннән аерылмый. Матур уңышларга ирешә.
Тренерлары Илдар Имамов һәр баланың мөкинлекләрен күреп алып, аларны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ул уздырган шөгылҗләрне бакча нәниләре үзләре дә көтеп ала. Дәресләрдә теләп катнаша.
Балаларының әлеге шөгылен әти-әниләре дә куәтли. Балаларыбызны тәрбияләү өчен яхшы мөмкинлек бу ди алар.
Чара барышында бакча нәниләре кәгазъдә төшерелгән мисалларны шахмат тактасында чишеп карады. Иң күп бал туплаучылар грамота һәм медальләр белән хөрмәтләнде.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова. Марат Саррахов. Татрстан яңалыклары. Актаныш районы.