Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган форум узды. Форумда танылган тарихчылар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнашып татар халкы тарихына кагылышлы мөһим темаларны күтәреп, фикер алышты.
Кунакларны 110 еллык бай тарихка ия “Мәгариф” журналы һәм Россиядә укытучылар һәм остазлар елына багышланган фотосурәтләр каршы ала. “Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган форум күренекле тарихчыларны бер мәйданга туплады.
Кама аръягы территориясендә яшәгән халыкның тарихы күп кенә галимнәр арасында зур кызыксыну белән өйрәнелә. Аларның төп максаты — тарихи мәгълүматны киләчәк буынга җиткерү, мәдәни мирасны саклап калу.
Чара барышында тарихчылар Татар һәм башкорт халкының килеп чыгышында уртак этник компонентлар, Көнчыгыш Кама аръягы татарларының катлау төркемнәр булып оешуы һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
Регина Сәләхава, Ләлә Зәйнуллина, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.