Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә. Чираттагы уен Актанышның “Лачын” боз-спорт сараенда узды. 2005нче елгы егетләр арасында иң көчле саналган Актаныш һәм Биектау районнары командалары көч сынашты.
Актанышның “Лачын” һәм “Биектау” командалары уены 3:1 исәбе белән “Лачын” файдасына тәмамланды. Алда актанышлыларны Казанның “Зилант”, Бөгелмә һәм Апас районнары командалары белән уеннар көтә.