Актаныш районында олы яшьтәге кешеләрне коронавирус авыруын йоктырудан саклау максатында, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителде. Актаныш авылында мондый яшьтәге өлкәннәрнең саны 5129. Районның социаль яклау бүлеге каршында эшләүче «Игелек үзәге» оешмасы хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөреп аларга аңлату эшләре алып бара. Волонтерлар төркемендә 69 кеше, алар арасында биш китапханәче һәм өч авыл башкарма комитетында эшләүче дә бар. Бер волонтерга 60 өлкән кеше туры килә. Волонтерлар битлек киеп йөриләр. Шундый ук аңлату авылларда да бара.