Актаныш районының иң актив укучылары Алдынгылар хәрәкәтенә кабул ителде. Тантаналы чара “Яшьлек” яшьләр үзәгендә гамәлләштерелде.
Районыбыз укучылары һәр эштә алдынгы булырга, актив тормыш белән янып яшәргә, иегелекле эшләр кылырга сүз бирә . Яшьлек яшьләр үзәгенә алар алдынгылар хәрәктенә кушылырга дип җыелды. тантаналы чара бирегә район мәктәпләреннән иң актив укучыларны җыйды.
Алдынгылар хәрәкәтенә кабул итү чаралары республиканың барлык районнарныда да уздырылып килә. Актанышта исә әлеге сафларга 55 яшьүсмер кабул ителде.
Районда Алдынгылар хәрәкәтенә керергә 150 ләп укучы теләк белдергән. Ноябрь-декабрь айларында алар да алдынгылар сафын тулыландырачак.
Алдынгыларның һәркайсына значоклар тапшырылды. Хәрәкәткә кушылучы һәр укучының кулларына беләзекләр тактылар