Дөреслек эзләп табыла. Актаныш районы суды тарихында зур вакыйга: күп еллар судья булып эшләгән Роза Шәйхәйдәровага 90 яшь. Елларны артка чигереп, истәлекләр яңара, вакыйгалар җанлана торган туган көн булды бу. Тулырак киләсе язмада.
Роза апаны туган көнендә чәчәкләргә күмделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен һәм районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау открыткасын, күчтәнәчен тапшырды. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов чәчәкләр бүләк итте. Роза- Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Сугыш башланганда 11 яшь кенә була.
Сугыштан соң Казандагы юридик мәктәпкә укырга керә. Шуннан Розаның тормышы хокук саклау белән бәйле. Социаль-тәэминат бүлегендә инспектор, Актаныш юридик консультациясендә адвокат булып эшли. Читтән торып укып, юрист белгечлеген үзләштерә. Ире Митфак абый балаларны караша, йорт эшләрендә булыша. “Милиция отличнигы» билгесенә лаек булган Митфак Фәррахов район эчке эшләр бүлегендә озак еллар эшли. Роза ханым 15 ел суд рәисе була. Ул чыгарган карарларны Татарстан Югары суды беркайчан да үзгәртми.
Мәгъсум Насыйбуллин Роза Шәйхәйдәрованың эшчәнлеген «Йөрәк таш түгел” китабындагы “Дөреслек эзләп табыла” очеркында сурәтли. Роза апаның хезмәтләре Россия Югары Суды каршындагы Суд департаментының “Мактауга лаек хезмәте өчен” медале белән бәяләнә. Иң мөһиме- район халкы алдында йөзе якты.
Гаилә традициясе дәвам итә. Уллары Филүс Сабада тикшерүче, Мөслим һәм Түбән Камада прокурор ярдәмчесе, Мөслим районы прокуроры булып эшли. Түбән Камада шәһәр суды рәисе ярдәмчесе вазыйфасын башкара, федераль судья итеп билгеләнә. Оныклары да Роза әбиләре юлыннан киткән. Филүснең кызы адвокат, ә Ләйләнең ике кызы юридик белем алып, шушы юнәлештә эшлиләр.