Белем көненә укучыларга зур бүләк. Актаныш районының Чөгәнә авылында яңа мәктәп ачылды. Хәзер балалар күрше авылга бару өчен мәктәп автобусының килгәнен көтеп тормыйлар, ә өйләреннән туп-туры яңа матур мәктәпкә юл ала. Тулырак киләсе репортажда.
Яңа мәктәптә 15 укучы башлангыч сыйныфта укыячак. Ә 15 нәни бала бирегә бакчага йөри. Чөгәнә авылы халкы элек-электән мәгърифәткә тартылган. 1919 нчы елда биредә, Актаныш районында беренчеләрдән булып, мәктәп ачыла. Шуннан бирле балалар белемне туган авылларында алган.
Чөгәнәдә яңа мәктәп төзелү фаҗига килеп чыгу белән бәйле.1980 елда салынган агач бинада узган елның елның маенда янгын чыга. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән янган мәктәп урынына тиз арада яңасының проектын әзерлиләр. Шул көннән башлап әлеге урында кызу төзелеш эшләре башлана. “ПМК” оешмасы төзүчеләре ике катлы, заманча, якты иркен бинаны сафка бастырган.
Узган уку елында Чөгәнә балалары Актаныштагы беренче мәктәпкә йөреп укыган. Авылда мәктәпнең бетмәвенә ата-аналар аеруча сөенә. Соңгы еллларда Чөгәнәдә яшь гаиләләр арткан, балалар туу да ишәя.
Ләйсән Газизова, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.