Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш дәвам итә. Актаныш районыннан да 50 егет хәрби хезмәткә китәргә җыена. Хәзерге көндә алар медицина тикшерүен уза.
Район комиссариатында коронавирус инфекциясен таратмау өчен барлык санитар таләпләр үтәлә. Ишек тоткалары урап куелган, махсус эремә белән эшкәртелә. Бүлмәләр ике сәгать саен җилләтелә. Саклык чаралары белән Татарстан хәрби комиссариаты тәэмин итә. Актаныш районыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган Ирек Зиннуров медицина битлекләрен җибәргән.
Хәрби хезмәткә беренче озату 25 майда булачак. Егетләрне Актаныштан Казан хәрби комиссариатыннан махсус дезинфекцияләнгән автобус килеп алып китәчәк. Башкалага килеп җитүгә булачак солдатларның һәрберсе коронавирус инфекциясе булу-булмауга тикшерү узачак. Тест үткәч кенә, комиссариатның җыелу пунктына кертеләчәкләр.
Актаныш егетләре Калининградтан алып Камчаткага кадәр төбәкләрдә хезмәт итәчәкләр. Шулай ук район шефлык итә торган Башкортстанның Алкино-2 хәрби частена алты егет китә. Аларның барысы да машина йөртү таныклыгына ия.
…Ләйсән Газизова