Матур үрнәкне район башлыгы Энгель Фәттахов үзе күрсәтте. Ул хатыны Сәрия ханым белән беренчеләрдән булып тавыш бирде.
Татарстан Президентын сайлаудан тыш, җирле Советка депутатлар сайланды. Актаныш районында 200 депутат мандаты өчен 321 кандидат көрәште. Халык сайлаган 200 депутат арасыннан 52 се район Советын формалаштыра.
Актаныш районында 22 меңнән артык кеше сайлау хокукына ия. 18 яшен тутырып, бәлигъ булган 76 кеше беренче сайлаучы буларак хөрмәтләнде. Ике яңа өлгергән сайлаучы 13 сентябрь- төп сайлау көнендә туган көнен каршылады.
Актаныш хастаханәсендә эшләүче Рәсимә Саматова юбилей көнендә сайлау комиссиясе әгъзаларыннан котлаулар кабул итеп алды. Аңа сайлау көне тасвирланган магнит бүләк иттеләр.
Актаныш районындагы 46 сайлау участогында да санитар-эпидемиологик нормалар тулысынча үтәлде.
Фәнис Мөхмәммәтов, Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.