Актаныш районында яшь юл хәрәкәте инспекторлары җәяүлеләрне юл аша дөрес чыгарга өйрәтте.
Актаныш районында — Юхиди отряды укучылары һәр җәяүлене туктатып төсле китапчыклар өләшә. Җәяүлеләрне кисәтү чарасы кысаларында оештырылган бу беренче рейд. Максатлары җәүлеләрнең игътибарын юл йөрү кагыйдәләренә юнәлтү.
Юлда йөрү машина йөртүчеләрдән генә тугел, җәяүлеләрдән дә зур игътибар сорый. Шуңа күрә дә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе район юхиди бүлеге һәм мәктәпләр белән бергәлектә мондый чараларга аеруча игтибарлы. Аларда районда эшләп килгән юхиди отрядлары бик теләп катнаша.
2022 елның 9 ае эчендә республикада 331 ел транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 баланың гомере өзелгән.370 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 159 юл транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән. . 2 бала вафат булган, 161 е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Акция кысаларында узган чарада укучылар җәүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерде, һәм барчасында юлларда игьтибарлы булырга чакырды.