Актаныш районының оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирлек башлыклары катнашында зур спартакиада узды. Җитәкчеләр төрле спорт төрләрендә чыгыш ясап, осталыкларын күрсәттеләр, сәламәт тәндә сәламәт акыл булуын үз мисалларында расладылар.
Җитәкчеләр чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү — барысы спортның җиде төрендә ярыштылар.
«Лачын» боз-спорт сараенда шорт-трек, «Дулкын» бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе «Батыр» спорт-сараенда дәвам итте. Биредә бадминтон, гер күтәрүдә көч сынаштылар.
“Батыр” спорткомплексында узган волейбол ярышын башкарма комитет һәм мәктәп директорлары командалары башлап җибәрде. Соңыннан мәйданга авыл башлыклары белән оешма җитәкчеләре чыкты. Ике уенда икенче урынга калган мәктәп директорлары белән авыл башлыклары арасындагы бәйгедә мәктәп директорлары җиңеп, өченче урынга лаек булды. Алдагы уеннарда җиңүгә ирешкән башкарма комитет һәм оешма җитәкчеләре командалары арасында, биш очко өстенлек белән, башкарма комитет командасы беренче урынга чыкты. Икенче урында-оешма җитәкчеләре, өченчедә- мәктәп директорлары, авыл башлыклары командасы дүртенче урында.
Барлык спорт төрләре буенча ярышлар җитәкчеләрнең активлыгы белән үтте.