Актаныш районында да Әфганстан җирендә һәлак булган һәм туган якка кайткач вафат булган каһарманнарның истәлеген кадерләп саклыйлар. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Батыр сугышчылар туып-үскән йортларга истәлек такталары урнаштыру 2018 елда башланып киткән иде. Патриотик традиция дәвам итә. Әфган иленнән совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулган көннәрдә Актанышта Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Ринат Зәйнетдинов белән Гамил Атнагулов яшәгән йортларга истәлек такталары куелды. Ринат Әзһәр улы районга туган якка кургаш табутта кайткан алты солдатның берсе.
Ә Гамил Марс улы үзе тәпи киткән, дөньяга күзен ачкан изге туфракка әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Әмма сугыш яралары, яу кырында алган күңел җәрәхәтләре гомерен бик күпкә кыскарта. Актаныш районыннан Әфган сугышында 127 егет катнаша. Хәзер аларның 67 се район авылларында яши, тыныч тормышта туган илгә хезмәт итә. Төрле җирлектә торсалар да, бер-берсенә бик якын алар. Хәтер колоннасы белән еш очрашалар.
Әфганчыларның район берлеге оешты, аның җитәкчесе Илсур Гатин интернационалист-сугышчылар турында яшь буын белеп үсәргә тиеш, ди. Шуңа күрә дә мондый чараларга яшь буынны җәлеп итәләр. Туган нигез янына сугышчыларның фотосурәтләре, хәрби билет һәм хәрби бүләкләре куелган иде. Элмә тактага, фотосурәтләр янына кызыл канәфер чәчәкләре салынды. Аларның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Әфганчыларның һәркайсы зурлап искә алырга хаклы. Тантанадан соң ,зиратка барып, шәһит киткәннәр рухына тагын бер кат дога кылдылар. Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге ярдәмендә әзерләнде.