Аксубай универсаль технологияләр техникумында Кама аръягы муниципаль районнары башлыклары, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре катнашында зональ семинар киңәшмә узды. Эшлекле чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Милләтнең асыл сыйфатларын халыкка җиткерү күбесенчә әнә шушындый әби-бабайлардан тупланган фольклор коллективлар җилкәсенә калды. Татартсан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау мәьәләләренә багышланган Зональ семинар киңәшмәдә барлыгы 250 дән артык фольклор коллективы барлыгы искәртерлде. Әмма төп сүз әлбәттә Татарсатанда чуваш һәм мордва телләрен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру турында барды.
Татарстанның 13 районы вәкилләре катнашында узган әлеге семинар киңәшмә дә Республика Рәисе искәртеп торуның нәтиҗәсе. Катлаулы булса да тырышалар, ә тырышкач республикакүләмендә күрсәткечләр дә яхшыра. Быел Аксубай районыда мәктәпне тәмамлаучы 55 укучы туган телен сайлаган.
Аксубай районында барлык халыкның 44 проценты чувашлар. Ә гомумән Татарстанда барлыгы 90 мең кеше чуваш милләтеннән. Константин Малышев чуваш телендә кунакчыл Аксубай җирлегенә үз рәхмәтләрен җиткерде. Шунысы да хөрмәткә лаек Константин татар телен дә өйрәнгән.
Константин Малышев фикеренчә, чуваш телендә мобиль кушымталар кирәк, шулай ук Татарстан китап нәшрияты әзерләгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен танып-белүгә корылган темадагы карточкалар сериясен чуваш теленә тәрҗемә итү тәкъдиме кертте. Яхшы үрнәкне беррәттән мордва халкының мокша һәм эрзя теленә дә тәрҗемә итү комачау итмәс иде. Аларның Татарстанда гомуми саны 12 мең.
Яңа этәргеч бирүче секминар-киңәшмә сүзчесе Илгиз Халиков милли белем бирү һәм милли мәктәпләргәукытучылар әзерләү, дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкинлеге турында сөйләде.
Әйе мөмкин, әмма аларны әзерләргә кирәк. Еламаган балага имчәк бирмиләр. Шуңа тәкъдимнәр көтәбез дип белдерде милли мәгариф идарәсе башлыгы. Космиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов та район башлыкларына булган проблемаларны янә бер кат барлап, хисап тапшыру өчен бер айлап вакыт бирде.
Мөршидә Җиһан. Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары өчен махсус Аксубай районыннан.