Россия Президенты Владимир Путин белән АКШ президенетының климат буенча махсус вәкиле Джон Керри телефон аша ике ил өчен дә үтә дә әhәмиятле булган климатка караган проблемалар турында сөйләшкәннәр. Арктикага караган климат проблемаларын ике ил белән уртага салып хәл иткәндә генә тотрыклы нәтиҗәгә ирешеп була дигән нәтиҗәгә килгәннәр сөйләшү барышында.